Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

24 ноября 2022, 07:47

467

0

2

Котлыйбыз!

ӘМИНӘ ВАҺАП кызы МАНЮРОВАның (Чирмешән авылы) 25 ноябрьдә 55 яшьлек юбилее.

Кадерле, хөрмәтле, яраткан әниебез! Сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Безнең өчен бу – һичшиксез, иң яхшы көн. Сиңа нык сәламәтлек, бәхетле озын гомер, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф, уңышлар, корычтай тазалык телибез. Һәрбер көнең якты булсын. Син дөньяда иң затлы, сабыр, көчле рухлы кешеләрнең берседер.
Матур итеп яшисең син җирдә,
Үрнәк бит син безгә һәр эштә.
Озын гомер сиңа теләгәндә,
“Амин!” диеп торсын фәрештә.
Барлык кылган изгелекләрең,
киңәшләрең, балаларым диеп өзелеп яшәгәнең өчен олы
рәхмәтебезне белдерәбез. Сине бик нык яратабыз. Безне ку-
андырып, озак еллар сау яшә, лаеклы син кадер-хөрмәткә.
Кадерле әниебез!
Моңайма еллар үтә дип,
Елмай син – бәхетле бул.
Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын күңелең.
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерең.

Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев