Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

25 августа 2022, 09:02

382

0

0

Котлыйбыз!

Чирмешән авылында яшәүче ГАЛИМҖАН МӘГЪСҮМ улы ЗАКИРОВка 26 августта 90 яшь тула.
Кадерле әтиебез! Сине бик-бик сирәкләргә генә насыйп булган 90 яшьлек гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Гомер көзләрең кадер-хөрмәттә, имин үтсен! Сау-сәламәт булып, җан тынычлыгы белән яшәргә язсын!
Үткәнеңнән матур даның калды
Батырлыгың белән һәр эшкә.
Безгә чиксез бәхет бүләк итеп,
Яшә, әти, яшә, йөзгәчә.
Син бар чакта безгә рәхәт,
Балкып тора өй эче.
Тормышны сөеп яшәргә
Сүнмәсен, әти, көчең.
Чиксез шатлык, бәхет-куанычлар
Юлдаш булсын сиңа гомергә,
Безнең өчен бик тә кадерле син,
Рәхмәт яусын барысы өчен дә!

Олы хөрмәт белән балаларың, 
оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев