Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

04 октября 2021, 15:45

2820

0

2

Котлыйбыз!

5 октябрьдә Фәрһад Нигъмәтулла улы Ибәтовның олы юбилее, аңа 70 яшь тула.

Фәрһад Нигъмәтулла улы безнең нәселдән апабыз Асия белән Себер җирен беренче үзләштерүчеләр. Алар артыннан без дә берәм-берәм Сургут шәhәренә юл тоттык. Аларның бер бүлмәле фатирларында бөтенебезгә дә урын табылды. Инде менә 40 елдан артык шул калада бер гаилә, бер йодрык булып яшибез.

Фәрһад Нигъмәтулла улы авылдан еракта торса  да, hәрвакыт туган якны сагынып яшәде. Әмирдә менә дигән йорт җиткереп, лаеклы ялга чыккач, җәйләрен туган авылында үткәрә. Авылда барлык чараларда актив катнаша, кулыннан килгәнчә ярдәм итә.

Кадерле җизнәбез! Туган көнең котлы булсын. Сиңа саулык, тыныч, матур, бары шатлыклардан торган тигез, озын гомер телибез! Балаларыңның hәм оныкларыңның игелеген күреп, тормышка сөенеп яшәргә насыйп булсын!

Тәнеңә Ходай сәламәтлек бирсен,

Бәхет, шатлык озата барсыннар.

Язмышлар да сиңа гел яхшылык,

Гел уңышлар гына язсыннар.

Иң изге теләкләр белән, Сургуттагы туганнарың.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X