Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

16 апреля 2015, 13:05

1090

0

0

18 апрельдә кадерле абыебыз, туганыбыз Шәфыйков Рәсыйх Гата улының алтын юбилее.

Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй - теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, оныкларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай!
Абыебыз, синең туган көнгә
Буләк итәбез шигырь юлларын.
Гел шатлыкта гына узсаң иде
Сикәлтәле тормыш юлларын.
Бу тормышның бит үз законы,
Таләпләре аның бик кырыс.
Табалгансың икән бәхетеңне,
Югалтмаска аны син тырыш.
Тынычлыгың булсын күңелеңдә,
Эшләрең дә барсын, гөрләсен.
Гомер буе синең йөрәгеңдә
Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.
Иң изге теләкләр белән Шәфыйковлар һәм Яруллиннар гаиләләре.
Чирмешән.

Автор фотосы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев