Хөрмәтле коллегабыз, район мәдәният бүлеге начальнигы Илһам Бари улы Галимовны 12 апрельдә 50 яшь тулу уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәбез.
Юбилярга нык сәламәтлек, бәхет, районның күпмилләтле халкы мәдәниятен үстерүдә уңышлар телибез.
Котлы булсын Сезнең туган көннәр,
Уңыш Сездән бер дә китмәсен.
Тормыш елгалары ташып аксын,
Бәхет чишмәләре кипмәсен!
Шатлык тулы якты көннәр
Сезгә гел юлдаш булсын.
Бүгенге матур мизгелләр
Гел кабатланып торсын.
Ихтирам белән, районның мәдәният хезмәткәрләре.
Нет комментариев