"Татмедиа" ААҖе филиалы директоры - "Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") газетасының баш редакторы Кадыйр Шакир улы Гомәровны 55 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Кадыйр Шакир улы 38 ел журналистика өлкәсендә хезмәт куя, менә 30 елга якын инде район газетасының баш редакторы булып эшли. Шушы елларда ул газетаның абруен, сыйфатын күтәрүгә иреште, иҗади эзләнүләрдә хезмәттәшләренә үрнәк булып тора.
Юбилярга нык сәламәтлек, иҗади уңышлар, гаилә иминлеге телибез.
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын сезгә мул гына.
Без телибез бары ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Район газетасы редакциясе коллективы.
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.
Нет комментариев