"Безнең Чирмешән" район газетасының сайты яңа елдан яңа - "Котлыйбыз!" дигән рубрика тәкъдим итә.
Биредә якыннарыгызны, дусларыгызны туган көннәре, юбилейлары, никах туйлары һәм башка бәйрәмнәре белән котларга мөмкин булачак. Ә иң мөһиме, сезнең тәбрикләүләрне район газетасына язылырга мөмкинлеге булмаучылар - чит шәһәрләр һәм төбәкләрдә яшәүчеләр дә укый алачак.
Бу хезмәт түләүле. 70 сүзгә кадәр текст өчен 200 сум түлисе, сүзләр моннан күбрәк булса, һәр сүз 20 сумга төшә. Фоторәсем өчен - 100, һәр куплет шигырьгә 50 сум акча алына.
Белешмәләр өчен тел. 8(84396) 2-53-52.
Нет комментариев