Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

20 марта 2018, 10:13

862

0

0

Котлыйбыз!

Югары Чегодайда туып-үскән, хәзер Чирмешәндә гомер итүче яраткан кешебез -

әтиебез Шәүкәт Фатыйх улы Садыйковның

21 мартта олы юбилее.

Газиз кешебез, кадерле әтиебез! Шундый зур һәм якты бәйрәмең көнендә сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз.

Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме - алдагы гомер елларында тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыбызның шәфкатьлелеген тоеп, әниебез Рузалия белән хәерле тыныч гомер ит!

Тормыш бураннарын, давылларын

Ераклардан күрә килдең Син.

Гомер буе безгә һәм әнигә

Зур бәйрәмнәр бирә белдең Син!

Кайчан барсак - киң күңелле,

Каршылыйсың ачык йөз белән!

Авырлыклар җиңеләеп китә,

Синең әйткән җылы сүз белән.

Котлы булсын, әти, туган көнең,

Без барыбыз шушы теләктә.

Бүгенгедәй шат елмайган йөзең.

Шатлык өсти безнең йөрәккә.

Тормышта син ныклы терәксең,

Безнең өчен һәрчак кирәксең!

Иң изге теләкләр белән, олы рәхмәтләребезне белдереп,

балаларың Зилә-Риф, Динә-Айрат, Булат, оныкларың Кәрим, Нәдир, Таира.

Теләкләребезгә әниебез, туганнар, кода-кодагыйлар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X