Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

19 марта 2018, 07:10

698

0

0

Котлыйбыз!

Туймәт авылында туып-үскән, хәзер Әлмәттә яшәүче энебез,

туганыбыз Мидхәт Хәернас улы Хисамиевка

20 мартта 60 яшь тула.

Кадерлебез, сине чын күңелдән юбилеең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул. Алга таба да борчу-авыруларга бирешмичә, һәр туар көннән тәм табып, тормыш иптәшеңә, балаларыңа, оныкларыңа кирәк һәм киңәшче булып, туганнарыңның җан җылысын тоеп, бәхетле, хәерле гомер юллары насыйп итсен Ходай. Акыллы киңәшләрең, ягымлы сүзләрең белән безгә терәк, кирәк булып, тагын күп еллар тормыш иптәшең Сәлимә белән тигезлектә, муллыкта яшәргә язсын.

Күпме генә бәхет теләсәк тә,

Бик аз булыр кебек тоела.

Нинди генә изгелекләр эшләмәдең,

Кешеләргә гомер буена.

Шуңа сине бар да яраталар,

Дус-ишләрең йөри кергәләп.

Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән

Яшик әле, энекәш, бергәләп.

Иң изге теләкләр белән, җизнәң Фаил, апаң Фәридә;

балаларыбыз Раил-Динә, Эльмира-Илнур, Фәнил-Регина;

оныклар Равил, Реналь, Рената.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев