Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

15 марта 2018, 07:00

782

0

0

Котлыйбыз!

Әмир авылында туып-үскән, хәзер Чирмешәндә яшәүче

Гөлфия Марс кызы Ибәтованың 16 мартта юбилее.

Тормыш иптәшем, әниебез, сине туган көнең белән котлап, иң изге, матур теләкләр телибез! Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын. Бөтен гомереңне, көчеңне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак, эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын!

Син бит безнең өчен кояш,

Синнән нурлар алып яшибез.

Озак яшә, мәңге картайма,

Иң кадерле якын кешебез.

Озын булсын синең гомерең,

Тыныч булсын һәрчак күңелең,

Бәхет чишмәләрең мул аксын,

Зур шатлыклар белән таң атсын.

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Дамир,

улың Динар, кызың Ләйлә, киявең Роберт, оныгың Рамазан.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев