Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

11 января 2019, 08:30

1516

0

1

Котлыйбыз!

Иске Үтәмеш авылында яшәүче

Сәгыйть Салих улы Каюмовка

13 гыйнварда 60 яшь тула.

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез! Сине чын күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысын, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, олы йөрәкле булып кал. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәтсез, әниебез белән бергә пар канатлар булып, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп, озак яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән, мул тормышта гомер итүеңне телибез!

Күпме булса җирдә изге теләк –

Без телибез сиңа барын да.

Ап-ак карлар кебек бәхет яусын

Туган көннең һәрбер таңында.

Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар

Изгелекләр булып кайтсыннар.

Туар таңнар алып килсен сиңа

Сәламәтлек, бары шатлыклар!

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Тәнзилә;
 балаларың Илгиз-Рузилә, Эльмира-Мәсхүт, Илдус-Рузилә;

оныкларың Ләйсән, Ләйлә, Әдилә, Диләрә, Илнур, Илназ, Динә.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев