Әмир эшкуарлары сугыш чоры балаларына ай саен 2шәр мең сумлык азык-төлек бирәчәк
Шул рәвешле бу авылдагы кырыклап ветеранга алдагы биш ел дәвамында бушлай ярдәм күрсәтелә. Сургутта яшәүче, эшләүче игелекле якташлар - Фазыл һәм Миндар Әгъләмовларның чираттагы проекты бу айдан ук гамәлдә.
Бу хакта, Әмирдә, Әгъләмовлар средстволарына капиталь ремонтланган мәчетне кабат ачу тантанасында хәбәр ирештерделәр.