Бер кашык ризыкны тәлинкәдә калдырырга ярыймы?
Безне ризыкны тәлинкәдә калдырмаска өйрәттеләр. Үзебез дә балаларга: «Ашап бетерегез, бәхетегез кала», – дип әйтә идек. Хәзер исә әти-әниләр, киресенчә, ашап бетерәсегез килмәсә, ризыкны калдырыгыз, дип өйрәтә. Янәсе, көчләп ашатырга ярамый. Минемчә, бу дөрес тәрбия түгел. Кем хаклы?