Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Эшкә чакырабыз

    --, 3 февраль 2020 - 13:46
    2020-02-03 13:46:00

    Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлекчәсе 18 яшьтән 40 яшькә кадәр булган РФ гражданнарын эшкә чакыра.

    *Айлык стабиль хезмәт хакы:

    -кече начальство составы – 20 мең сумнан башлап;

    -урта һәм өлкән начальство составы – 33 мең сумнан башлап;

    *Россия ЭЭМның Казан юридик институтында бушлай югары белем алу мөмкинлеге;

    *Тормышны һәм сәламәтлекне дәүләт иминиятләве;

    *Тиешле еллар үткәч (ел выслугасы - 20 ел), дәүләт пенсиясе белән тәэмин итү;

    *Бушлай медицина тәэминаты;

    *РФ законнары нигезендә торак белән тәэмин итү;

    *Еллык түләүле отпуск (40 һәм аннан да күбрәк көн);

    *Эш урыны буенча торак пунктта торак арендасының бер өлешен акчалата компенсацияләү.

    Хәзерге вакытта  аттестацияләнгән вазифаларга вакансияләр бар: участковыйлар, ИВС полицейскийлары, полиция машина йөртүчеләре.

    Эчке эшләр бүлекчәсенә эшкә урнашу һәм хезмәткә теркәү мәсьәләләре уңаеннан 8(84396) 2-54-39, 2-54-06, 8-908-347-79-08 телефоннары буенча шалтыратырга яки Чирмешән, Совет урамы, 19 адресы буенча мөрәҗәгать итәргә.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: