Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • “Чирмешән аграр техникумы” укучылар туплый

    --, 20 август 2020 - 10:20
    2020-08-20 10:20:00

    “Чирмешән аграр техникумы” һөнәри белем бирү дәүләт автоном учреждениесе 9 сыйныф базасы белеме белән 2020-2021 уку елына бюджет нигезендә укучылар туплый

    Белгечлекләр буенча:

    *35.02.16. Авыл хуҗалыгы техникаларын һәм җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау (техникмеханик) – 3 ел да 10 ай;

    *43.02.15. Пешекче һәм кондитерлык эше (аш-су һәм кондитер эше белгече) - 3 ел да 10 ай (гомумтуклану технологы).

    Һөнәрләр буенча:

    *23.01.17. Автомобильләр ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү мастеры (автомобильләр ремонтлау мастеры, автомобиль йөртүче) - 2 ел да 10 ай (автомеханик);

    *15.01.05. Кулдан һәм өлешчә механикалаштырылган эретеп ябыштыру (наплавка) белгече – 2 ел да 10 ай.

    -Техникум студентларына академик һәм социаль стипендия бирелә.

    -Белгечлекләр буенча укучыларны бушлай ашату. -Өстәмә квалификация алу мөмкинлеге.

    -Хәрби хезмәттән кичектерелү.

    -Яңа Чишмә – Шентала авыллары маршруты буенча автобус җибәрелә.

    Укырга керү өчен кирәкле документлар: белем алу хакында документ (аттестат), нөсхәләр (паспорт, ИНН, СНИЛС), медицина белешмәсе, фото (3х4) – 4 данә, мәктәптән характеристика.

    Рәхим итегез! Безнең адрес: 423100, ТР, Чирмешән авылы, Кыр урамы, 1. Кабул итү комиссиясе тел/факс: (84396) 2-27-54.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: